Балачак планетасындагы Уку утравы
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Чувашиле авылы балалар китапханәсе үзенең кечкенә укучыларын уен-күргәзмә белән каршы алды. Балаларга мавыктыргыч формада рус һәм татар язучыларының яңа китаплары тәкъдим ителде. Укучылар әкият геройларына багышланган кызыклы уенга чакырылды. Уен вакытында күргәзмәдәге китаплар ярдәмгә килде, һәр китапның үзенең сере бар иде. Сыйфатлы, матур иллюстрацияле бу яңа китаплар белән җәйге каникуллар күңелсез булмаячак.
