Безгә балачак елмая
Балаларны яклау көне бөтен балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, бу җәмгыятькә балаларның хокукларын яклау кирәклеген искәртү, алар барысы да бәхетле булып үссен, укысыннар, яраткан эшләрен башкарсыннар һәм киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булсыннар өчен. Балаларны яклау көненә китапханәче «Безгә балачак елмая»күңел ачу – уен программасын үткәрә. Чара барышында балалар табышмакларны бик теләп чиштеләр, яраткан әкиятләренең геройларын шигырьләрдә таныдылар, җәй көне урамда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар төрле уен конкурсларында катнаштылар: асфальтта рәсем ясадылар, көч һәм җитезлек белән дә тартылдылар, бәйрәм концертында катнаштылар. Китапханәнең актив укучылары Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр.
