Экологик квест
Алат авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча экологик квесты узды.бу маҗаралы уен, анда сюжет буенча алга китеш өчен мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Контроль вакыт эчендә катнашучылар экологик-биологик проблемаларны чишү мисалларын чагылдырган биремнәрне үтәделәр. Һәркем үзенең маршрут битен алды, ул аны башкарды, 8 экологик станциядә булды һәм анда төрле сынауларны (табышмаклар, викториналар, танып белү уеннары һ.б.) җиңде, моннан тыш, уен вакытында балалар Россиядә табигать һәм экологик проблемалар турында яңа белемнәр алдылар.
