Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачак бәйрәме

 

        Халыкара балаларны яклау көненә Кече Битаман китап бирү пунктында «Балачак бәйрәме» исемле тематик күңел ачу кичәсе уздырылды. Балалар өчен татар милли уеннары оештырылды. Традиция буенча уеннар шакмак җыюдан башланды. Һәр катнашучыга авыл халкы һәм спонсорлар ярдәме белән җыйган татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, су белән тулы чиләкләр белән йөгерү, аркан тарту һәм башка күп кенә уеннарда ярыштылар. Панданың килүе балалар өчен көтелмәгән сюрприз булды. Панда белән бергә балалар биеделәр һәм төрле уеннар уйнадылар. Шулай ук катнашучылар өчен тәм-томнар сату һәм аквагрим хезмәте оештырылды.