Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

А.Пушкин. Тормыш һәм язмыш

 

Россия өчен Пушкин иң атаклы  шагыйрь һәм язучы булып исәпләнә. Аның шигырьләре, әкиятләре, поэмалары, повестьлары бүгенге көнгә кадәр бөтен дөнья буенча миллионлаган укучыларга, олысына-кечесенә аңлаешлы булып кала. 6 июньдә Бөтенроссия Пушкин көне билгеләп үтелә. Чара барышында китапханәче шагыйрьнең балачагы, аның мавыгулары, укытучылары, яраткан әбисе турында сөйләде. Шуннан соң тамашачылар белән А.С.Пушкин әкиятләре буенча викторина–уен уйнатылды.  Ә язучының тормыш юлын, иҗатын җентекләбрәк белергә һәм аның әсәрләре белән якыннан танышырга  теләучеләр өчен  китап күргәзмәсе  дә оештырылды.