Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һәр чор өчен дә кызыклы Пушкин

 

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Ул Россиядә һәм дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә. Пушкин көненә Коркачык авылы китапханәсе әдәби сәгать уздырды. Чара башында китапханәче балаларга Россиядә Пушкин көне һәм бөек шагыйрь турында сөйләде. Чарада катнашучылар презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, Пушкинның балачагы, аңа гаҗәеп әкиятләр сөйләгән Арина исемле нянясы турында да мәгълүмат алдылар. Балалар А.С.Пушкин әкиятләреннән өзекләр тыңладылар, шигырьләрен искә алдылар, әсәрләре буенча викторинада катнаштылар.