Безнең Ватан- Геройлар бишеге
12 июнь – иң яшь, әмма иң тантаналы милли бәйрәм-Россия көне. Бу бөтен рус халкы өчен үзенчәлекле дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне. Россия көне- Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы.
Мөһим датаны бәйрәм итү кысаларында Каенлык авыл китапханәсе китапханәчесе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында тәрбияләнүчеләр герб, флаг һәм гимн тарихы турында белделәр. Безгә ике башлы бөркет кайдан килгән, Россия флагы төсләре ни аңлата. Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны булдырган һәм куркыныч сәгатьтә яклаган кешеләр турында белделәр.
