Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия көне

 

Биектау авыл китапханәсе 5 нче мәктәп яны лагерында Россия көненә багышланган чара үткәрде. Китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Балалар Россиянең дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. «Минем Ватаным – Россия» интеллектуаль викторинасында бик теләп катнаштылар, төрле станцияләрдә балалар тарих, рус теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәделәр. Чара ахырында балалар төсле кәгазьдән Россия флагын ясадылар. Чара бик күңелле узды.