Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

А. С. Пушкин әкиятләре юллары буенча сәяхәт

Татар Әйшә авыл китапханәсендә шагыйрьнең туган көненә багышланган библиоквест узды, балалар ике командага бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина сорауларына дөрес җавапларга күргәзмәсендәге китаплар булышты. Мондый чаралар балаларда шигъри сүз белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итәр һәм җәй буе мавыктыргыч укуга старт бирер дип ышанасы килә.