Россия көне
Россия көне – Россия Федерациясенең яңа тарихын һәм дәүләтчелеген билгеләгән төп бәйрәме. Бәйрәм буларак ул 1992 елдан бирле үткәрелә башлый. Чөнки ул елның 11 июнендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан «Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне» карарына кул куела. Әлеге бәйрәм турында, Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре, батырлары турында китап укучылар китапханәдә әзерләнегән китап күргәзмәсе аша таныштылар.
