Россия! Мәшһүр дәүләт!
Россия көне уңаеннан Коркачык авылы китапханәсе балалар белән әңгәмә уздырлы. Китапханәче балаларга күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, гореф-гадәтләр һәм традицияләр турында сөйләде һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрберебез дә җаваплы икәнен искәртте. Россия дәүләтчелеге символлары – байрак, герб һәм гимн турында мәгълүмат барысына да файдалы булды: чарада катнашучылар Россия Дәүләт флагы тарихы, төсләренең нәрсә аңлатканын искә төшерделәр, Россия Федерациясе Гимнын тыңладылар. Чара барышында Ватан, ил темасына багышланган шигырьләр, җырлар, мәкальләр белән таныштылар.
