Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Суның бөек сере

Биектау авыл китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында «Суның бөек сере» исемле экологик сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар планетабызның океаннары, аларның яшәүчеләре белән таныштылар, океаннарның һәрберсенең үзенчәлекләрен белделәр һәм табышмакларга, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче уеннар ярдәмендә балаларның тапкырлыгын һәм тизлекләрен тикшерде, шулай ук укучылар китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар. Чара бик күңелле узды!