Табигать-Ана
Чыпчык авыл китапханәсендә әкологик сәгатҗ узды. Әлеге чара экологик грамоталылык һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар экологик кагыйдәләр белән таныштылар, кешенең әйләнә-тирә мохитсез яши алмавын аңладылар: һава, су, болыннар хуш исләре, яфраклар шаукымы, ә ул киресенчә сакчыл мөнәсәбәт һәм кайвакыт аз ярдәм сорый. Чара барышында балалар чәчәкләр турында кызыклы риваятьләр белделәр, урманның тыю билгеләрен ясадылар, табышмакларны чиштеләр. Барысы да хайваннарның үз-үзләрен тотышы турында кызыклы экологик викторинада актив катнаштылар, табигать турында табышмакларны чиштеләр. Балалар игътибарына «Табигать-Ана» күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде, алар аларны зур кызыксыну белән карадылар һәм өйдә уку өчен алдылар.
