Хәтер шәме
2024 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел тула. Бу Россия тарихында иң күңелсез даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне. Бөтен ил бу көнне сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә, үз тормышы бәрабәренә изге бурычын үтәгән, шул авыр елларда Ватанны саклаганнар өчен кайгыра. Чернышевка авыл модель китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә салынган һәйкәл янында «Хәтер шәме» акциясенә кушылды.
