Хәтер шәме
21 июньдә Урта Алат авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында Алат авыл китапханәсе «Хәтер шәме»акциясе узды. Акция кичен башланды, китапханә хезмәткәре укучылар, Урта Алат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә чәчәкләр салды һәм шәмнәр кабызды. Бу акция ел саен Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет солдатларының, барлык ватандашларының батырлыгына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Теләге булган һәркем, җирдә тыныч тормышны тәэмин иткәннәргә хөрмәт күрсәтеп, шәмне кабызып җибәрә алды.
