Олимпия түбәләре
24 июньдә Халыкара Олимпия көне билгеләп үтелә. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында бу көнне яшь укучылар һәм балалар мәктәп лагерына килүчеләр өчен Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе Бөреле мәдәният сарае белән берлектә спорт һәм олимпия хәрәкәтенә багышланган танып белү-күңел ачу программасы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Балалар спорт турында әдәбият күзәтүе белән таныштылар, мавыктыргыч викторинада һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балаларның сәламәт яшәү рәвеше һәм кәефе яхшы иде!
