Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Экологик сәгать

26 июнь көнне Шигали авылы китапханәчесе китап укучылар белән берлектә китапханәгә якын территорияне җыештырдылар. Укучы балаларның әти-әниләре дә читтә калмады, бергә 4 капчык чүп-чар җыелды. Балалар татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр. Урып-җыюдан соң балалар китапханәдә булдылар һәм ял вакытында уку өчен китаплар алдылар.