Без сәламәт тормышны сайлыйбыз
Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең хезмәт лагеренда «Без сәламәт тормышны сайлыйбыз» исемле әңгәмә уздырды. Чара башында китапханәче сәламәтлекне ничек сакларга, авыруларны ничек кисәтергә, сәламәт яшәү рәвешен ничек булдырырга кирәклеген сөйләде. Аннары чарада катнашучылар сәламәтлек турында интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, заманча медицина әдәбияты белән таныштылар.
