Иң мөхиме – яшәү
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания чире киң таралган. Соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучылар саны артканннан-арта бара һәм аның ахыры бик аянычлы! Усад авыл китапханәсендә буклетлар өләшү һәм әңгәмәләр үткәрелде, алар кешенең шәхесенә һәм сәламәтлегенә наркотикларның җимергеч чынбарлыгы турында фән һәм медицинага билгеле булганнарны җиткерергә ярдәм итәчәк.
