Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу якты бәйрәм алдыннан Биектау авыл китапханәсе, «Бәләкәч» балалар бакчасында «Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгышы, бу көннең билгеләре һәм традицияләре турында сөйләде, ни өчен нәкъ менә ромашка бу бәйрәмнең символы булып торуы турында мәгълүмат бирде. Балалар Изге Петр һәм Феврониянең язмышы һәм тормышы турында белделәр, чара ахырында акбур белән ромашка рәсемен ясадылар.
