Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Барысы да гаиләдән башлана

Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 8 июльдә Россия иң яшь һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында авыл китапханәсе һәм Дачное бистәсенең авыл клубы яшь гаиләләрне «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән чарага чакырдылар. Башта алып баручылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм чакырылган кунакларны таныштырдылар. Аннары аларга «Ласковые слова», «Музыкальная семья», «Рецепт счастья», «Спортивная семья», «Свободный микрофон» конкурсларында катнашырга тәкъдим ителде. Әлеге конкурсларда әти-әниләр генә түгел, балалар да актив катнаштылар. Кунаклар өчен залда тематика буенча китап күргәзмәсе оештырылган иде. Чара күңелле узды. Бәйрәмнең кульминациясе ромашкалар белән гомуми фотога төшү булды.