Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар

Кече Битаман китап бирү пунктында әңгәмә-уен узды. Чара яхшы һәм начар гамәлләр турында ачык күзаллаулар формалаштыра, балаларны тирә-юньдәгеләр белән элемтә урнаштыру күнекмәләренә өйрәтә, характерның уңай сыйфатларын тәрбияли: игелек, сабырлык, әдәплелек. Тема буенча балаларга презентация күрсәтелде. Әңгәмә барышында «Яхшы гамәлләрне сайлыйбыз» кебек күңелле уеннар булды. Китапханәче гамәлләрне укыды, ә балалар, әгәр яхшы гамәл булса – кул чаптылар, ә начар гамәл булса – аяклар  белән тыпырдадылар. Әңгәмә барышында әдәпле сүзләр турында шигырьләрдәге табышмакларны чишү, «Каршылык», «Ягымлы сүз» уеннары, В. Маяковскийның «Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар» шигырен, В.Осееваның «Тылсымлы сүз» хикәясен уку булды, игелек турында мәкальләрне искә төшердек.