Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә – барлык башлангычларның башы!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Татар-Әйшә авыл китапханәсендә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаиләдә балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, көчле гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне карап чыгып, китапханәче укучыларга балаларны тәрбияләү проблемалары, сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы, гаилә әгъзаларының мавыгулары турында сөйләде һәм гаилә турында язылган рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштырды.