Полтава җиңүе – Россия даны!
Россия тарихы мөхим вакыйгаларга бай. Россия сугышчыларының батырлыгы һәм даны Россия дәүләтенең бөеклегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Элек-электән хәрби хезмәт мактаулы эш саналган. Петр беренче җитәкчелегендәге рус Армиясенең Полтава сугышында шведларны Җиңү көне тарихы (8 июль 1709 ел), әлеге сугышның хәлиткеч эпизодлары белән таныштыру максатыннан, Усад авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды.
