Мәхәббәтнең бөек бүләге соклануга лаек
Шәпше авыл китапханәсе СДК белән берлектә укучылар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәтнең бөек бүләге соклануга лаек» концерт-күңел ачу сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, бу көнне иман һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алулары турында сөйләде. Бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Чара кысаларында китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне карауда төп игътибар бөек мәхәббәт тарихларына бирелә: нәфис проза һәм шигърият.
