Үзең сайлаган һөнәр
Һөнәр сайлау- яшь кешенең тормышындагы җаваплы моментларның берсе, ул киләчәк тормыш юлын билгели. Хезмәт базары көн саен үзгәреп тора – яңа, үзгә һөнәрләр артып тора. Булачак абитуриентларга укырга керү өчен ныклап уйланырга кирәк- кемгә нинди һөнәр туры килә, әлеге һөнәрнең үзенчәлеге, җәмгыяттә мөһимлеге һ.б. Усад авыл китапханәсендә уздырылган әңгәмәдә укучыларны китапханәче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырып уздык – заманча китапханәче кем ул, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?- әлеге һәм башка сорауларга чара барышында бергәләп җавап эзләдек.
