Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби зоопарк: хайваннар китап битләрендә

Кагыйдә буларак, балалар хайваннарга бик тартыла, аларны ярата. Хайваннар белән аралашу ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияли, аралашучанлыкны үстерә.  Коркачык авылы китапханәсе тере табигатьнең гаҗәеп дөньясы белән якыннанрак танышу өчен яшь укучыларны китаплар укырга чакырды. Чарада катнашучылар хайваннар турында язылган әдәби әсәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, язучыларның үз әсәрләрендә хайваннар турында ничек сөйләүләре турында белделәр. Балалар Ф.Шәфигуллинның «Акбай белән Карабай», Г. Хәйдәрованың «Аю баласы Тәп -Тәп», Р.Мингалимнең «Өч үрдәк» һәм башка  китаплар белән таныштылар, алардан үзләренә охшаган өзекләрне укыдылар, китапларны өйдә укырга алдылар.