Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин җәйне ясыйм

Җәй балалар өчен иң якты, күңелле, истә калырлык вакыт. Тирә – ягыңдагы матурлыкны күрә белергә генә кирәк. Җәй шулай ук фантазияне, иҗатны үстерү өчен дә менә дигән вакыт! Коркачык авылы китапханәсе балаларны җәйге көннәрнең берсендә рәсем ясарга чакырды. Төсле карандашлар, буяулар кулланып  җәйге табигать матурлыгын кәгазь битенә төшерү ничек күңелле. Ә инде  И. Иксанова, Р. Бәшәр, М. Галиев, Йолдыз, Р. Корбанның җәй турында шигырьләре һәркайсының күңеленә хуш килде, алар белән китапханәче чара барышында таныштырды. Чара ахырында балалар җәй турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшереп, табышмакларга җаваплар эзләделәр.Балалар чарадан уңай һәм яхшы кәеф алып киттеләр.