Якташ язучылар – Алмаз Гыймадиев
Якташыбыз, балаларның яраткан язучысы Алмаз Гыймадиевның туган көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә ясалды. Биредә балалар тарафыннан яратып укыла торган «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы», һ.б.маҗаралы, мәзәкле, шул ук вакытта тәрбия темаларын да чагылдырган китаплары урын алды.
Алмаз Марс улы Гыймадиев ― язучы, журналист, Татарстанның 1995 елдан Журналистлар һәм 1998 елдан Язучылар берлекләре әгъзасы. Шәйхи Маннур , Абдулла Алиш , Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты. А. Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы), «Ялкын» журналында басыла башлый.
А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сурәтләнә. А. Гыймадиев көн дә булып торган хәлләрне йомшак юмор, урыны белән чәнечкеле юллар аша сурәтли. Хикәяләре коры шаяруга гына корылмаган, аларның укучы рухына йогынты ясарлык эчке мәгънәсе бар.
