Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яшь шахматчылар

Менә инде ярты гасырдан артык дөньяда ел саен Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм профессиональ шахматчыларны һәм һәвәскәрләрне, ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны берләштерә. Шахмат белән күп кешеләр кызыксына, азрак уйный, ә берәмлекләр яхшы белә. Чөнки шахмат-ул иң борынгы интеллектуаль һәм мәдәни уеннарның берсе, ул үзендә спорт, фәнни фикерләү һәм сәнгать элементларын берләштерә. Бу көн уңаеннан Кече Рәс  авыл китапханәсендә шахматчылар кичәсе узды , теләге булганнар үзләренең кыюлыгын, җитезлеген һәм бер-берсен хөрмәт итүләре белән көч  сынаштылар.