Язучы якташыбыз Зиннур Хөснияр
Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа.Зиннур Хөснияр язучы-прозаик, күп санлы хикәяләр, повестьлар һәм романнар авторы. Аның исеме бүгенге татар әдәбиятында гына түгел, мәдәният һәм сәнгать дөньясында да билгеле.
Биектау районы китапханәләрендә якташ язучы Зиннур Хөсниярга багышланган төрле чаралар узды.
Биектау авыл китапханәсендә «Язучы якташыбыз Зиннур Хөснияр» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. З.Хөсниярның журналист булуы һәм күп еллар «Салават күпере» балалар журналы мөхәррире булып эшләве турындагы мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Язучының безнең якташыбыз һәм күп кенә әдәби премияләр иясе булуы аеруча горурлык хисе уята. Китапханәче укучыларны язучының китаплар белән дә таныштырды.
Якташыбыз Зиннур Хөсниярның туган көненә Коркачык авыл китапханәсендә «Зиннур Хөснияр – язучы – прозаик» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче язучының тормышы турында сөйләде, аның әсәрләре белән таныштырды. Укучылар З.Хөсниярның күп санлы хикәяләр, повестьлар, романнар авторы булуын, аның балалар өчен дә хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язуын белделәр, аның әсәрләреннән өзекләр тыңлап үттеләр.
Кече Битаман китап бирү пунктында якташ язучының туган көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондындагы романнар, хикәяләр һәм повестьлар үз урыннарын алды. Күргәзмәгә килүчеләр әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укый, яраткан язучыларының биографияләре белән таныша алдылар. Зиннур Хөснияр романнарында тормышның төрле ситуацияләре чагыла, алар аша укучы һәр кешенең кылган гамәлләре өчен үзе җаваплы булуын аңлый. Шулай ук аның романнарында туган якка һәм кешеләргә, табигатькә мәхәббәт чагыла.Күргәзмә теләсә кайсы яшьтәге кулланучыларга исәпләнгән.
Дачное авыл китапханәсендә «Зиннур Хөснияр иҗаты» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар язучының тормышыннан биографик фактлар белделәр, «Хур кызлары», «Эттэн туган», «Трагедиягә ике билет», «Зилә бакчага бара», «Алмачуар әкияте» китаплары белән таныштылар.
Алан-Бәксәр, Чернышевка,Усад авылы китапханәләрендә укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондыннан язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде. Укучылар язучының биографиясе , яңа китаплары белән таныштылар.
