Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Диңгезче кичәсе

Усад авыл китапханәсендә Усад мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен диңгез тематикасына уеннар оештырылды. Балалар диңгезләрнең ничек барлыкка килүен, ни өчен су күтәрелү һәм төшүләр булуын, кайсы океанның иң тирән булуын, океан тирәнлекләрендәге һәм төсле коралл рифлары арасында яшәүче серле затлар турында, дулкыннарның нидән хасил булуын һ.б. кызыклы мәгълумәтләр белән таныштылар. Кичә кызыклы ярышлар, викториналар, су һәм диңгезләр турында табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәрдән торган китаплар белән танышулар аша дәвам итте.