Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юлларда сак булыгыз!

Ел саен 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә.  Бу бәйрәм балаларның игътибарын юл йөрү хәрәкәте проблемасына җәлеп итү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерү өчен бик яхшы сәбәп. Бу датага Коркачык авыл китапханәсе балалар өчен иминлек сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар светофор һәм юл билгеләренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче светофорның сигналларын белүнең ничек мөһим булуы, юл йөрү кагыйдәләренең ни өчен кирәк булуы, аларны үтәмәгән очракта нәрсә булырга мөмкин икәнлеге турында сөйләде. И.С.Артюховның «Куркынычсызлык әлифбасы » китабы һәм Шакирова Э.В., Абдуллина Э.Р. «Сак булырга өйрәнәм» исемле басмалары  ярдәмендә  юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Ахырда балалар асфальтта төсле акбурлар ярдәменә Светофорга дип открытка ясадылар.