Нәрсә? Кайда? Кайчан?
Мүлмә авылы китапханәсе үзенең яшь китап укучыларын уен белән кызыклы итеп вакыт үткәрергә чакырды. Танылган һәм популяр уен китапханә диварларында уздырылды. Китап укучылар уйнап кына калмадылар, ә үзләрендә кызыксынучанлык, танып белү активлыгын, коммуникатив күнекмәләрен дә үстерделәр. Уен ун раундтан торды. Уен барышында балаларга командаларга бүленеп, билгеле бер вакыт аралыгында сорауларга җавап бирергә кирәк булды.
