Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Д.И.Менделеев. Фән һәм тормыш

Дмитрий Менделеев вакыйгаларга бай һәм катлаулы тормыш юлы үткән. Ул күп балалы гаиләдә туа, Тобольск классик гимназиясендә укый, аны тәмамлагач, Санкт-Петербургтагы педагогия институтына укырга керә. Галим исән чагында ук дөньякүләм танылу ала. Дмитрий Иванович Менделеевның фәнни абруе бик зур, титуллары 100 дән артып китә. Аның истәлегенә Мәскәү, Петербург, Тобольск һәм башка шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган, торак пунктларга һәм уку йортларына аның исеме бирелгән. 1941 елдан башлап ел саен Бөтенроссия Менделеев укулары үткәрелә. Дмитрий Иванович Менделеевка (1834-1907) 190 яшь тулу уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсендә галим турында әңгәмә үткәрелде. Чарада укучыларга «Химикларның  төп  шпаргалкасы» күргәзмәсеннән китаплар күзәтү һәм презентация тәкъдим ителде.