Мәңгелек каникуллар илендә
Кызыклы, үзенчәлекле язучы Анатолий Георгиевич Алексинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Биектау авыл китапханәсендә «Мәңгелек каникуллар илендә» дигән китап күргәзмәсе оештырылган. Аның балалар һәм өлкәннәргә багышланган иҗаты юмор, гаделлеккә ышану, геройларның тирән уйланулар белән тулы. А.Алексинны кече мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкәннәр дә укый, әсәрләр турында фикер алышалар, бәхәсләшәләр, аларны экранлаштыралар.
