Сатираның сүнмәс очкыны
Усад авыл китапханәсендә М.М. Зощенконың тууына 130 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. 1894 елның 9 августында 20 гасырның иң популяр рус язучыларының берсе – Михаил Михайлович Зощенко, драматург, сценарист, тәрҗемәче дөньяга килә. Ләкин укучыларга ул күбрәк оста сатирик һәм юморист буларак билгеле. Кыска хикәяләр иҗат итүченең әсәрләре искиткеч таланты , югары стиле, төгәллеге һәм нечкә ирониясе белән аерылып тора. Аның китаплары һәрвакыт укучыларның яратып укыла торган исемлегендә тора.
