Җитезләр, тапкырлар, кыюлар
Кеше өчен иң мөхиме – сәламәтлек, ул һәр байлыктан да кадерлерәк. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән үк үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим. Усад авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урамда балалар белән хәрәкәтчән уеннар, ярышлар , көч сынашулар уздырылды. Чара барышында балаларга кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, , шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бик мөһим икәне сөйләнде, сәламәтлек саклауга кагылышлы китаплар белән таныштырылды.
