Сәнгатьтәге тормыш
Бөек рус рәссамы И.Репинның 180 еллыгына Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе укучыларны картиналар галереясе буйлап виртуаль экскурсиягә һәм аның үлемсез эшләре белән танышырга чакырды. Балалар Репинның портретчы, көнкүреш һәм тарихи картина остасы буларак чыгыш ясавын белделәр. Китапханәче сәнгать әдәбияты ярдәмендә чарада катнашучыларны рәссамның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, ә электрон презентация «Бурлаки на Волге», «Запорожцы», «Стрекоза» һәм башка күренекле картиналар белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирде.
