Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы һәм рәссам

Чернышевка авыл китапханәсендә 31 августта 95 яшен тутырган балалар язучысы Виктор Голявкинның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе оештырылачак. 1959 елда язучының балалар өчен язылган «Яңгыр астындагы дәфтәрләр» дигән китабы чыга. Ә барлыгы ул балалар өчен 200гә якын хикәя язган. Күңелле һәм тапкыр хикәяләр беркемне дә битараф калдырмый. Аның әсәрләрендәге геройлар – балалар, нигездә шаян, шук малайлар. Язучы, профессиональ рәссам буларак, үз китапларын үзе иллюстрацияләгән.