Әкиятләрдә- Балачак Иле
Балачак – иң гаҗәеп һәм гүзәл ил. Балачакта без үзебезгә нәрсә ошавы турында хыялланабыз, ә бу һәрвакыт әти-әниебез, яраткан уенчыкларыбыз янында булу, көннәр буе уйнау, кызыклы китаплар уку. Балачак-ул тормышта шундый якты мизгел, аны беркайчан да онытып булмый.
Каенлык авылы китапханәчесе җәйге матур, кояшлы көндә яшь укучыларны Әкиятләр иленә сәяхәткә дәште. Китапханәдә балачакның иң яраткан рус, татар, чит ил әкиятләре китапларын тупландырган экспозиция китап яратучыларны каршы алды. Чара барышында укучылар кызыксынып сорауларга җавап бирделәр, әкият геройларын тасвирлаулары һәм характерлары буенча билгеләделәр.
