Китап патшалыгы – акыллы дәүләт
Август аенда барлык китап укучылар да махсус бәйрәм – Бөтендөнья китап сөючеләр көнен билгеләп үтәләр. Китаплар – реаль һәм уйлап чыгарылган дөньялар буйлап сәяхәт итү, үткәнгә һәм киләчәккә күз төшерү, дөньяга башка кешеләр күзе белән карау мөмкинлеге бирүчеләр. Алар – кешелекнең төп могҗизаларының берсе. Бу көнгә китапханәдә викторина узды. Чара барышында укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, яраткан китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, китапханәче белән бергә укуның файдасы турында фикер алыштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.
