Россия флагы көненә багышланган «Әдәби кунак бүлмәсендә» очрашу
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Биектау муниципаль районындагы ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Очрашу Россия флагы көненә багышланган иде. Катнашучылар Дәүләт флагы, гимны һәм гербының нәрсәне гәүдәләндерүе турында белделәр. Барысы бергә Россия флагы тарихына сәяхәт ясадылар. Чарада символика турындагы китаплар тәкъдим ителде. Һәр катнашучы байраклар яки флаглар белән бәйле тарихны сөйләде.
