Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәлилчеләрнең батырлыгы үлемсез

25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлек көне белән бәйле рәвештә Усад авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче сөйләвеннән күргәзмәгә килүчеләр бу көнне Берлин читендә, Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең җәзалап үтерелгәнен белделәр. Әсирлеккә эләгүгә карамастан, алар фашизмга каршы көрәшне дәвам итәләр. Әлеге чарада катнашучыларга яшерен төркемнең лидерлары Муса Җәлил, Гайнан Курмашев һәм Абдулла Алиш булганлыгы сөйләнде.