Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Исәнме, мәктәп!

Сентябрь – уку елы башы. 1 сентябрь көнне мәктәп белемгә омтылучылар алдында үз ишекләрен ача. Китапханәдә Белем көненә китап күргәзмәсе әзерләнде. Биредә баланы укуга әзерләү буенча киңәшләр, шулай ук балага телләр өйрәнергә ярдәм итү буенча методик әсбаплар белән танышырга мөмкин. Кызыксынучан балалар өчен белемнең төрле тармаклары буенча танып-белү әдәбияты бар. Совет чоры һәм  хәзерге заман балалар язучыларының мәктәп тормышы турында шигырьләре һәм хикәяләре балаларга укуда ярдәм итеп кенә калмаячак, укыту процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итәчәк.