Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин тынычлык ясыйм!

3 сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне. Бу барлык кешеләргә татулашу, үзара аңлашу, кеше хокукларын һәм сайлау иреген саклау турында искә төшерү көне. Бу көнгә китапханә асфальтта рәсем ясау сәгате оештырды. Балалар ирекле темага рәсем ясады. Үзләренең рәсемнәрендә алар дөньяны үзләре күргәнчә ясый алды. Балалар бөтен дөньяга тынычлык тели. Чара барышында катнашучылар террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне тарихы, тынычлык символы күгәрчен турында мәгълүмат алды.