Террорчылык – кешелеккә куркыныч янау
Террорчылык – рәхимсез җинаять. Безнең илдә 3 сентябрьдә ел саен дәүләт һәм җәмгыятьне террорчылар гамәлләренә каршы берләшү көне – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Нәкъ 20 ел элек Бесланда булган теракт Россиянең иң яңа тарихында иң масштаблы һәм иң кешелексезе булып исәпләнә. Бу көнне без терактларга каршы көрәштә һәлак булган көч структуралары хезмәткәрләренә хөрмәт күрсәтү йөзеннән, илебездә булган барлык террорчылык актлары корбаннарын искә алабыз .Чернышевка китапханәсендә авыл мәдәният йорты һәм Чернышевка урта мәктәбе белән берлектә мәгълүмати сәгать узды: презентацияләр күрсәтелде һәм террорчылыкка каршы көрәш һәм саклану чаралары турында мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Чара, шушы кешелексез актның корбаннарын искә алып, бер минут тынлык белән тәмамланды.
