Бородино сугышы
Чувашиле авылы китапханәсендә кызыклы күргәзмә ачылды. Ул Бородино сугышы турындагы әсәрләрдән тора. 1812 елның 7 сентябрендә Мәскәү астындагы Бородино авылы янында атаклы сугыш була. Россия тарихындагы бу хәлиткеч сугыш турында картиналар ясалган, әдәби һәм музыкаль әсәрләр иҗат ителгән. Рус әдәбиятында да 1812 елгы вакыйгалар зур эз калдырган. Әлеге темага язылган китаплар укучыларга бу атаклы һәм канкойгыч көрәш турында күп яңалыклар ачар. Көрәшләр һәм геройлар турында хәтер һич искерми.

