Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәктәп викторинасы

8 сентябрь көнне Шигали авылы китапханәсендә мәктәп викторинасы узды, сорауларга җавапларны балалар энциклопедияләреннән эзләргә мөмкин иде. Чарага килгән балалар бик кызыксынучан булдылар, бергәләп сораулар буенча фикер алыштылар һәм бергәләп китаплардан җаваплар эзләделәр. Мәктәп программасын балалар яхшы белә һәм хәтерли, ә оныткан кешеләр исенә төшерде һәм белде – мондый викториналарның кыйммәте менә нәрсәдә. Шигали авылы китапханәсе яңа укучыларны, ә балалар – яңа дусларын таптылар.