Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

…Белеме юан – меңне егар

Белемлелек – кешелек өчен чын бәйрәм булып тора. Халыкара бәйрәмнәрнең берсе – 1966 елда ЮНЕСКО игълан иткән Халыкара белемлелек көне ел саен 8 нче сентябрьдә уздырыла. Бу көнгә багышланган викториналар, туган теле буенча конкурслар укытучыларның һәм укучыларның игътибарын җәлеп итә. Белемле кеше һәрвакыт ихтирам уята, аңа тиңләшергә тырыша. Бу көн уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсе укучылары өчен ” Белеме юан – меңне егар ” дигән онлайн-викторина әзерләде. Укучылар https://vk.com/public218319648 сылтамасы буенча Чернышевка авыл китапханәсе диварына кереп үз белемнәрен тикшерергә мөмкин. Китап укучылар китапханәнең компьютерларын файдаланып викторина сорауларына җавап бирделәр.